Бүген Кама Тамагы мәктәбенең хезмәт укытучысы Миңгалиева Элфия Фәйзулла кызы белән җиденче сыйныф укучылары туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Музей бик күп сюрпризларга һәм яшь буын өчен таныш булмаган предметларга бай. Шулай итеп, музей хезмәткәрләре "Могҗизалы эрләү" исемле чара әзерләгәннәр иде. Видеоролик аша балалар элек җепне ничек эрләүләре турында таныштылар.
"Гадәти булмаган хезмәт дәресе" укыту процессына төрлелек кертте. Балалар чарадан бик канәгать калдылар.