Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев белән бергә туфракны көзге эшкәртү барышы белән танышу максатыннан берничә бүлекчәдә булды.
- Без "Карамал", "Кирельский" Һәм "Сөйки" бүлекчәләрендә булдык, - ди Илфат Илдар улы. - Карамалда көнбагыш җыю бара, кырларда 4 комбайн эшли, 10 октябрьгә бу культура 60 гектар мәйданда җыелган. Кирельский кырында безне бүлекчә җитәкчесе Марат Заһидуллин каршы алды. Монда туңга сөрү сыйфаты өстендә эшләргә кирәк. Сөйкидә сөрү һәм туфрак өслеген эшкәртү бара.
Бүген район кырларында 31 агрегат эшли. Шуларның бишесе ике сменада хезмәт куя. Район буенча 11 октябрьгә туфракны көзге эшкәртү 17700 гектар мәйданда башкарылган, бу сөрү мәйданнарының 56%ын тәшкил итә. Шул ук вакытта 14100 гектар мәйданда туңга сөрү башкарылган.