"Өченче яшь университеты"

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

"Өченче яшь университеты" программасы кысаларында Кама Тамагы урта мәктәбендә 10 октябрьдә Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе тарафыннан район үзәге ветераннары өчен компьютер курслары ачылды.

Курсларны Кама Тамагы  урта мәктәбенең  информатика укытучысы Алия Ибатуллина алып бара. Ветераннарны компьютер белән эш итәргә, аның аша дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга, социаль челтәрләрдә аралашырга  өйрәтәчәкләр. Курс программасы 36 сәгатьтән тора

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International