Үзәк район китапханәсендә теркәлгән китаплар фонды белән беррәттән укучылар бүләк иткән китаплар да очрый. Нигездә алар детектив һәм фантастика жанрындагы популяр әдәбият, ләкин араларында психология, тарих, мәдәният буенча да китаплар очрый. Таушалган тышлары бу китапларга ихтыяҗ күп булу турында сөйли. Соңгы ике елда район халкы китапханәгә 200гә якын китап бүләк иткән.