"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча зона ярышлары булып узды.
Уеннарда безнең зонаның җиде районыннан килгән командалар катнашты, алар составында бары тик мәктәп директорлары гына булды. Шул ук вакытта командада ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да бар иде. Безнең директорларыбыз булдыра! Алар ярышларның зона этабында өченче урынга лаек булды.