16 октябрь - юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне!

2016 елның 15 октябре, шимбә

                                                                      Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

     Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сез – бернинди авырлыклардан да курыкмый торган, түзем кешеләр. Сезнең катлаулы һәм җаваплы эшегез юл хәрәкәтендә  катнашучы барлык кешеләр иминлегенә юнәлдерелгән, тәҗрибә һәм һөнәрилелегез район юлларында  имин йөрү мөмкинлеген бирә. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, яхшы кәеф, уңышлар, барлык теләкләрегезнең  чынга ашуын телим.

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                                                   П.Н.Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International