Бүген Кама Тамагы штп яшәүче Фәйзерахман Саттаров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге Бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов һәм башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина котлады.
Фәйзерахман агага истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.
Ул 1926 елда Абыз авылында күп балалы крестьян гаисләсендә туган. Олы Салтык мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый. 1941 елда Казан вертолет заводына эшкә керә. Анда ул 1956 елга кадәр эшли. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Затонда янгын бүлегенә эшкә керә. Фәйзерахман аганың сайлаган һөнәре гомерлек була. Төп эшеннән тыш, Фәйзерахман ага кешеләргә йортлар сала, мич чыгара. Южная Околица микрорайонында аның үз куллары белән төзегән йорты иң матур йортларның берсе.
Мөшәрәфә апа белән 67 ел тигез, матур гомер кичерәләр, 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер дә Фәйзерахман ага кызлары һәм оныклары өчен төп киңәшче.