Агач утыртсаң - урман үсәр

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Һәр ел саен республикада 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр "Урман утырту көне" акциясе үткәрелә.

Районны яшелләндерүдә төрле хезмәт вәкилләре, мәктәп укучылары катнаша. Агачлар район үзәгендә, авылларда да утыртыла. Бу максатларга Кариле урманчылыгы үсентеләр (нарат, миләш, каен) бирә. Җомга көнне җирлекләрдә яшел үсентеләрне карап чыгып,  агачлар утырту күләме билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International