Халык җитәкченең, хезмәт хакы турындагы законны бозып, хезмәткәрләргә "соры" хезмәт хакы түләве турында хәбәр итә ала. Әлеге мәгълүматны "Халык контроле" электрон порталына язырга була.
Моның өчен интернет челтәре аша Дәүләт хезмәтләре порталына кереп шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Шуннан соң, законны бозу очраклары турында "Серый рынок труда" юнәлеше буенча "Халык контроле" дәүләт информацион системасында хәбәр итә ала.