Айлык йомгаклары

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Пенсия фонды  районыбыз кешеләреннән миллион сум күләмендәге бурычларны түләтте.

5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Пенсия фонды файдасына шәхси эшмәкәрләрдән  бурычларын түләтү айлыгы булып узды. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе мәҗбүри пенсия һәм медицина иминләве буенча бурычларны түләтүгә юнәлдерелгән актив эш алып барды.

-Ай дәвамында идарә белгечләре башкарма производство  кысаларында иминләү акчасын түләтү максатыннан бурычлары булган кешеләрнең йортларына барып 4 рейд уздырды, -ди идарә җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов.- Бу судка кадәр түләтүнең нәтиҗәлеген арттыра. Әлеге кешеләр белән аңлату эшләре алып барылды, бурычны түләү сроклары билгеләнде, аңлатмалар яздырылды. Нәтиҗәдә бурычлары булган кешеләр ирекле рәвештә 59,6 мең сум иминләү кертеме түләде. Россиядән чыгуны вакытлыча чикләү өчен Кама Тамагы район судына 14 материал тапшырылды. "Кама Тамагы" ХПП 783 мең сум күләмдә бурычын түләде.Нәтиҗәдә айлык барышында эшмәкәрләр һәм юридик затларның бюджеттан тыш иминләү фондлары алдында 915,8 мең сум күләмдә бурычы түләнде. Бу эш бурычлар тулысынча түләгәнче дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International