Беренче сыйныф балалары китапханәдә

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Затон китапханәсе хезмәткәрләре беренче сыйныф укучылары өчен "Китапханә - тылсымлы урын" дигән танып белү экскурсиясе үткәрде.

Балалар китаплар фонды, формуляр, каталог дигән төшенчәләр турында мәгълүмат алды, китапханәдә үз-үзенне тоту кагыйдәләре белән танышты һәм китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеген өйрәнде. Беренче сыйныфлар тантаналы рәвештә яшь китап укучылар антын бирде, аннан аларга "укучы билетлары" тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International