Юбилей сезоны

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

21 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбенең спорт залында яңа 2016-2017 еллар волейбол сезоны старт ала.

Исегезгә төшерәбез, район волейболчылары өчен бу юбилей сезоны. 25 ел элек беренче район турниры үткәрелде. Традиция буенча көзге турнир Укытучылар көненә багышланган.Анда җиде ир-атлар командасы катнаша. Инде күптәннән уйнаган командаларга яңалары да өстәлде. Спортның бу төрен яратучыларны җомга 17.00 дә спорт  залында көтәләр. Уен кызыклы булырга охшап тора. Волейболчылар сезон ачылышына район җитәкчелеге вәкилләрен, җанатарлар һәи иганәчеләрне көтеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International