Хаҗилар кайтты

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Хаҗ кылу - динебездә мөселманнарга фарыз булган бишенче багана. Мөмкинлеге булган һәркем аны гомерендә бер булса да үтәргә тиеш. Быел безнең районнан ике кеше хаҗ гамәлен үтәп кайтты. Алар - Җәмигъ мәчете имамы Рафаил Асейнов һәм Көрәле авылыннан Рәшидә Харисова. Исән-имин әйләнеп кайтучы хаҗиларны олылап, мәчеттә район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, хәйриячеләр, табынга корбан итеннән өлеш чыгаручылар булышлыгында авыл имамнары, мөслим-мөслимәләр катнашында зур мәҗлес булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International