Кама Тамагы стадионын реконструкцияләгәннән соң белгечләр биредә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә була дигән фикердә.
Бу төзелештә төп подрядчы - "Стройком" төзелеш фирмасы, ә стадионга ясалма өслек җәю белән субподрядчылар - Түбән Новгородтан килгән махсус оешма шөгыльләнә. Хәзер гранит вагына аслык җәелә, аның өстенә ясалма үләнле өслек ябыштырыла. Бер үк вакытта трибуна һәм административ-көнкүреш комплексын мантажлау эшләре тәмамлана. Бу комплекста душ, чишенү, спорт инвентарьлары бүлмәләре булачак. Бу көннәрдә стадион тирәли 800 төп агач утыртылды. Урман полосасы саклагыч роль уйнаячак. Ул стадионны җилдән, көчле тавыш, тузаннан саклаячак. Яңа койма төзелгәч, барлык агач һәм куаклар стадион эчендә кала. Иске койма сүтеп алыначак һәм монда инде күптән үсеп утырган каеннар яңа урман полосасы белән тоташа.
Ясалма өслекне җәйгәч, белгечләр аның өстенә резина вагы һәм чиста ком таратачак, махсус җайланма белән ясалма үләнне "тарап" чыгачак. Йөгерү юлларына шулай ук төрле төстәге резина катлам җәеләчәк. Стадион кыры халыкара стандарт таләпләренә туры китереп эшләнә, аннары аңа сертификат биреләчәк. Шулай итеп, тиздән ул иң таләпчән футбол командасын да кабул итергә әзер булачак.