Хәзерге вакытта "Тормыш ритмында" Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Ул яшьләр арасында ВИЧ таралуны профилактикалауга юнәлдерелгән.
Заманча визуаль материалларны булдыру һәм тарату, ВИЧ-уңай кешеләргә тискәре карашны киметергә, яшьләр арасында әлеге вирусның таралуына игътибарны арттырырга ярдәм итә.
Конкурс турында тулырак түбәндәге мәгълүматлардан белә аласыз :
- Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, 125993, Мәскәү шәһәре, Газетный переулок ур., 3-5, стр. 1, тел.: +7 (495) 668-80-08, электрон почта адресы: vritme@fadm.gov.ru, "ВКонтакте" социаль челтәрендә Конкурс төркеме https://vk.com/protivhiv/.
- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт , 127994, Мәскәү шәһәре , Вадковский переулок, 18 йорт , стр. 5 һәм 7, тел.: +7 (499) 973-26-90, электрон почта адресы: depart@gsen.ru, ведомствоның рәсми сайты адресы http://rospotrebnadzor.ru/.
Сезне дә конкурста катнашырга чакырабыз!