"Акчарлак" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында идел аръягы зонасының спорт ветераннары арасында традицион мини - футбол турниры узды.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Буа районы яулады. Тәтешлеләр икенче урында , ә Кама Тамагы футболчылары өченче.
Уенны оештыручы - ветераннар Советы рәисе Виталий Юманов җиңүчеләргә күчмә кубок, мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Ул комплекс җитәкчелегенә һәм уенның спонсоры - Кама Тамагы гипс руднигы генераль директоры Зөфәр Гәрәфиевка үзенең рәхмәтен белдерде.