25 октябрь көнне "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, халыкка беренче ярдәм күрсәтү буенча мәгълүматны хәбәр итү максатыннан, район узәк хастаханә табибы Рифат Нәҗмиев "Ашыгыч ярдәм күрсәтү" темасына лекция укыды.
Табиб хезмәткәрләргә кайсы очракта беренче ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк икәнлеге, шулай ук ярдәм күрсәткәндә нинди хаталар ясалуы турында сөйләде.
Ахырдан хезмәткәрләр Рифат Нәҗмиевка үзләрен борчыган сорауларын биреп, аларгы тулы җавап алдылар..