Салават Фәтхетдинов Кама Тамагында кунакта

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Салават турында   бик күп нәрсә  әйтергә мөмкин. Ул - популяр җырчы, танылган оештыручы, спорт мастеры, профессиональ автогонщик һәм актив җәмәгать эшлеклесе. Иҗат юлын җырчы 1989 елда ук башлый. Ул "Татар җыры" конкурсы лауреаты була. Шул ук елда җырчының беренче альбомы чыга. Әлеге альбомдагы "Урсал тауда" җыры артистка дан китерә һәм популярлыгын арттыра. Беренче альбом чыгу белән Салаватның актив концерт эшчәнлеге дә башлана. Хәзерге вакытта җырчы 28 альбом чыгарган. 

Тырышлыгы, үзенең таланты, иҗат стиле аркасында җырчы әле дә тулы заллар җыя. Кичә дә ул үзенең җырлары белән каматамагылыларны сөендерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International