Татарстанда социаль- куркыныч хәлдәге һәм балигъ булмаган балалары булган кешеләрнең йортлары һәм фатирларына янгын чыгуны хәбәр итү җайланмалары куелачак.
Җайланма кую программасы1 ноябрьдә тәмамлана. Бу көнгә кадәр җирле хакимият һәм социаль яклау идарәләрендә исәптә торган Татарстандагы 1334 гаилә йортлары һәм фатирларында бу җиһазлар барлыкка киләчәк. Бу максатларга 4 млн.га якын акча бүлеп бирелде. Безнең районда 5 куп балалы гаиләгә 20 янгын чыгуны хәбәр итүче җайланма куелган.