Район мәктәпләренең 4,6 һәм 8 сыйныф укучылары татар теленнән диагностик тестта катнаштылар.
45 минут эчендә укучылар 20 сорауга җавап бирделәр. Нәтиҗәләр бер айдан соң билгеле булачак. Тест БДИ кебек узды. Шулай да белемнәрне тикшерүнең бурычлары бөтенләй башка - балаларга билге куелмый, киләсе сыйныфка күчүгә бу берничек тә йогынты ясамый. Ул күбрәк республика мәктәпләрендә татар теленең ничек укытылуын тикшерүгә багышланган.