Бәйсез бәяләү

2016 елның 28 октябре, җомга

27 октябрьдә Кама Тамагы муниципаль районы иҗтимагый Советының чираттагы утырышы булып узды.

Утырышка муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Вафин, Советның оештыру бүлеге җитәкчесе Марина Сорокина, башкарма комитетның оештыру бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Венера Гарифуллина чакырылган иде. Иҗтимагый совет әгъзалары утырышка чакырылган катнашучылар белән бергә Кама Тамагы муниципаль районында белем бирү һәм мәдәният учрежденияләрендә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр сыйфатын бәяләүне үткәрү планын расладылар һәм бу турыда фикер алыштылар. Бәя бирәчәк эшче төркем әгъзалары исемлеген тикшерделәр. Эшче төркемнең бурычы - белем бирү һәм мәдәният өлкәсендәге учреждение һәм предприятиеләрнең хезмәт күрсәтү сыйфатын социаль  өлкәдәге учреждение һәм предприятие турында ачык һәм кулай мәгълүмат, социаль хезмәт күрсәтүдә уңайлы шартлар һәм аларның кулайлыгы, социаль хезмәтләр күрсәтелү вакытын көтү, учреждение һәм предприятие хезмәткәрләренең итагатьлеге, күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгатьлек кебек критерийлар буенча бәйсез бәяләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International