"Бэркут" МУП - районда пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче автотранспорт предприятиясе. Бүген биредә мәктәп маршруты автобусларында 12 шофер эшли. Алар белән бергә диспетчер, механик, тракторчылар хезмәт куя. Предприятие штатында 27 кеше.
- Мәктәп автобуслары ГЛОНАС системасына тоташкан, - ди предприятие механигы Илмаз Мөхәммәтшин. - Бүген маршруттан читләшүне генә түгел, тизлек арттыруны да күзәтергә була. Барлык кагыйдә бозулар теркәлә, шуңа күрә бездә тикшерелгән, тәҗрибәле һәм ышанычлы автобус йөртүчеләр генә эшли. Аларның хезмәт стажы зур.
- Мәктәп маршрутларыннан тыш, Кама Тамагы, Куйбышев Затон штпда яшәүчеләр өчен рейс автобуслары да бар, - ди предприятие хисапчысы Роза Йосыпова. - Күпләр автобус белән эшкә бара, кемдер баласын балалар бакчасына китерә. Район үзәге елдан-ел киңәя, ә һәркемнең шәхси транспорты юк. Шуңа без халыкка ярдәмгә киләбез.
Предприятиенең беренче бурычы - укучыларны мәктәпләргә китерү. Фердинант Шәрәфетдинов 2010 елдан автобус йөртә, аның маршруты Яшелчә-Кече Салтык-татар урта мәктәбе.
- Ул 16 урынлы Фиат-Дукато автобусында йөри, - ди Илмаз Мөхәммәтшин. - Шуңа күрә еш кына балалар белән ярышларга һәм конкурсларга да чыгып китә.
Рәфкать Гыйләҗев предприятиегә эшкә 2008 елда килә, мәктәп автобусын да беренче булып аңа бирәләр. Бүген ул Даныш-Бәрлегуҗа-Олы Мәрәтхуҗа-татар урта мәктәбе маршрутында йөри.
Әлеге предприятие автобус йөртүчеләре белән берлектә автотранспорт тармагында эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Юлдагы куркынычсызлык сезнең һөнәрилеккә бәйле. Юлларыгыз һәрчак имин булсын!