Өмәдә бергәләп эшләдек

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

2015 елда Мордва Каратае ТИҮ республика конкурсында катнашып, грант отты һәм бу акчага урамнарның бер өлешенә вак таш җәелде, зиратны әйләндереп алу өчен материал сатып алынды.

2016 елда авыл халкы зиратны чистарту максатыннан оештырылган шимбә һәм якшәмбе өмәләренә җыелды. Бу көннәрдә авылга республикабызның төрле почмакларыннан әби-бабайлары янына  оныклары белән балалар да җыелды. Койма белән әйләндереп алуда, буяу һәм территорияне чистартуда авыл халкы актив катнашты. Мордва Каратае авылында башкарылган барлык эшләрдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!

Мордва Каратае ТИҮ рәисе                                                                                                                               Ирина Окунева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International