1 ноябрь көнне Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алмаз Насыров авыл җирлеге башлыклары һәм район территорриясендә cөт җыюны гамәлгә ашыручылар белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә сөт сатып алу бәяләренең күтәрелүе турында фикер алыштылар.