Кама Тамагы районы укучысы республика конкурсында беренче урынны яулады

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Олы Салтык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Фаил Заһретдинов (җитәкчесе Нурмиева Ф.Н.), Россиянең Татарстан Федераль антимонополь хезмәте Идарәсенең 25 еллыгына багышланган, “Мәктәп укучысы күзлегеннән көндәшлек”  республика иҗат эшләре конкурсында 1 урынны яулады.

Фаил "Татар телендә иң яхшы шигырь"  номинациясендә иң көчлесе иде. Ул башка призерлар белән Казан шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты, анда аңа Россиянең Татарстан Федераль антимонополь хезмәте Идарәсенең Дипломын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International