4 ноябрьдә илебездә ул саен Халыклар бердәмлеге көне үткәрелә. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1962 елгы тарихи вакыйгалар белән бәйле. Кузьма Минин һәм Дмиртий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесы Мәскәүне чит ил илбасарларыннан азат итә.
Әлеге вакыйгалар турында тулырак итеп бүген Кама Тамагы гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Район балалар китапханәсендә сөйләштеләр. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен "Без рухыбыз белән бердәм" китап күргәзмәсен һәм "Минин һәм Пожарский" исемле презентация әзерләгәннәр иде.