Яшь һәм булдыклы белгечләр

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

"Һөнәре буенча иң яхшысы" республика конкурсына авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләрдән 256 заявка кабул ителгән. Безнең районнан анда агросәнәгать комплексында хезмәт куючы 7 яшь белгеч катнашты.

"Иң яхшы ветеринария табибы" номинациясендә Сөйки терлекчелек комплексы ветеринария табибы Екатерина Евстягина беренче урынны яулады. Катяны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз.

Безнең районнан конкурста катнашучы тагын ике белгеч мактау пьедисталына басты.

"Иң яхшы инженер-механик" номинациясендә Кирельский бүлекчәсе белгече Артем Евстягин өченче урынны, "Иң яхшы машина белән сыер саву операторы" номинациясендә Сөйки бүлекчәсе сыер савучысы Людмила Иванова өченче урынны яулады. "Идел" ҖЧШның зоотехник хезмәт бүлеге баш ветеринария табибы Венера Хәбибуллина конкурста дүртенче урынга лаек булды, ә аның хезмәттәше, "Кама Тамагы"АХП ветеринария табибы Анна Акберова, шулай ук "Россельхозцентр" ФГБУ агрономы Гөлназ Исмәгыйлева иң яхшы унлыкка керде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

Агымдагы елда конкурста үз көчләрен сынаган белгечләргә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар, ярышларда яңа җиңүләр телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International