Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов каматамагылыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

2016 елның 4 ноябре, җомга

Хөрмәтле каматамагылылар!

6 ноябрьдә без республиканың төп бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Безнең Конституция кеше шәхесенең һәрьяклы үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә, тормыш сыйфатының югары дәрәҗәдә гарантияләнүенә аерым игътибар бирә. Бу төп моментлар социаль - икътисади проектында да исәпкә алына. Безнең муниципаль районда да күпсанлы икътисади проблемаларны хәл итү, райондагы ресурслардан файдалануның икътисади яктан нәтиҗәле формаларын эзләү буенча эшләр алып барыла. Инициативалы, булдыклы гражданнар, актив халык һәм көндәлек хезмәт белән яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә киләсе көннәрдә район халкы яхшырак яшәр ,Ватанга актив хезмәт итәр дип өметләнәм.

Хөрмәтле каматамагылылар! Бәйрәм белән Сезне! Нык сәламәтлек, планнарыгызны тормышка ашыруда яңа уңышлар, бәхет һәм тынычлык телим.

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                                                                 П.Н.Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International