5 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Шома Бас" хореография һәм фольклор конкурсының икенче сайлап алу зона туры булып узды. Конкурста Татарстанның Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан вәкилләр катнашты. Аларны Кама Тамагы Муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина каршы алды.
Мөхтәрәм жюри әгъзалары булып Республикасы мәдәният өлкәсендәге белгечләр сайланган иде :
1) Шәихов Раушан Фәйзрахман улы – Казан театр училищесының педагог - хореографы, Бөтенроссия һәм халыкара хореография республика конкурслары лауреаты;
2) Дедюлева Рита Рифхат кызы – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең бүлек мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре;
3) Яфарова Лилия Гаделша кызы - куючы, Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге баш белгече, Бөтенроссия һәм халыкара хореография республика конкурслары лауреаты.
Жюри хөкеменә Республикасы бию коллективлары унтугыз номер тәкъдим итте. Конкурс төрле номинацияләрдә һәм төрле яшь категорияләрендә узды.
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар дипломант булдылар. Лауреатларны Казанда сайлаячаклар һәм бүләкләячәкләр.