Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе "Пирамида" күңел ачу үзәгендә (Казан шәһәре) "Безнең йорт - Татарстан" дип исемләнгән республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашты. Катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Гала-концерт өчен 40 иң яхшы республика коллективлары сайлап алынды. Татар, рус, чуваш, мари, мордва, удмурт, керәшен, белорус, грузин, әрмән, казах, үзбәк, төркмән, һиндстан, украина, казак җырларын һәм биюләрен башкарып, алар гореф-гадәтләренең күптөрлелеген һәм аның бөтен бизәкләрен күрсәттеләр.
Төп концерт программасыннан тыш, "Пирамида" күңел ачу үзәгенең фойесында милли коллективлар, инструменталь ансамбльләр, "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" фотоэшләр күргәзмәсе оештырылган иде.