Мамадыш шәһәрендә волейбол буенча спартакиада

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Үткән ял көннәрендә, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында,Кама Тамагы муниципаль  район командасы Мамадыш шәһәрендә волейбол ярышларында катнашты.

Рамил Хәйруллин -   Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты оештыру эшләре бүлеге башлыгы, Ленар Асейнов – Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе, Марс Гатауллин – Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе , шулай ук муниципаль район берәмлекләре башлыклары - Радик Сәгъдиев (Олы Бортас авыл җирлеге), Айрат Җиһаншин (Кече Салтык авыл җирлеге) һәм Мухамадуллин Динар (Балтач авыл җирлеге) район данын республика күләмендә якладылар.

Безнең команда, өч тапкыр рәттән җиңү яулап,   ярышның беренче көнендә лаеклы чыгыш ясады.   Әмма турнирның икенче көнендә Минзәлә һәм Арча командаларына бирешеп, 18 команда арасында 8 урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International