6 ноябрьдә Казанда яшь авиамодельчеләр өчен гади авиамодельләр буенча РТ ачык Беренчелеге булып узды, аңа ел саен Горбунов исемендәге КАПО иганәчелек итә. Безнең районны Андрей Серебряков җитәкчелегендәге Затон урта мәктәбенең авиамодель түгәрәгенә йөрүчеләр тәкъдим итте. Нәтиҗәдә алар Беренчелек җиңүчесе булды. Никита Клювин ике номинациядә икенче һәм өченче урыннарны яулады. Андрей Серебряковның 4 һәм 2 яшьлек уллары Дмитрий һәи Михаил шулай ук ярышларда катнашты һәм дүртенче, алтынчы урыннарга лаек булды. Алар ярышларның иң яшь катнашучылары буларак билгеләнде.