Хәрби хезмәткә чакырылу вакытында гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү өчен 10 ноябрьдә "кайнар линия" телефоннары эшләячәк.
Бу көнне сәгать 9.00дән 17.00гә кадәр 8(843)236-89-15, 8(843)236-40-17, 8(843)236-40-62 телефоннары буенча тулы мәгълүмат алырга була. Гражданнарга бәхәсле хәлләрне җайга салырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Адвокат палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.