Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексына инде берничә ел рәттән йөзү секциясенә төрле яшьтәге балалар килә. Әлеге секцияләрне физик культура буенча (йөзү буенча) инструктор Александр Сорокин һәм спорт буенча инструктор Геннадий Горюнов алып бара.
Спорт буенча инструктор Горюнов Геннадий Вячеславович сишәмбедән алып җомгага кадәр кече яшьтәге төркем белән шөгыльләнә. Ул балаларны суда торырга һәм аларга йөзүнең башлангыч техникасын өйрәтә. Һәр төркемдә укытуның үз үзенчәлеге бар. Шуның өчен Геннадий Вячеславович балаларга үз көчләренә ышанырга ярдәм итә. 2015 елның ахырында йөзү белән шөгыльләнә башлаган егетләр һәм кызлар 2016 елның язына инде озын дистанцияләрдә йөзеп, төрле эстафеталарда катнаша алдылар.
Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Сорокин Александр Иванович төркеменә профессиональ йөзү стильләрен өйрәнүче өлкән яшьтәге балалар йөри. Александр Иванович секциясенә йөргән һәрбер бала диярлек төрле ярышларда катнашып призлы урыннар яулыйлар.
Каматамагылыларны һәм район кунакларын "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында көтеп калабыз.