Кама Тамагы муниципаль районының “Богородский рай” сәламәтләндерү үзәгендә яңа технологияләрнең берсе – гирудотерапия (сөлек белән дәвалау) уңышлы гына тормышка ашырыла.
Алдагы заманнардан ук сөлек салдыру гомерне озынайткан. Ләкин вакыт узу белән бу дәвалануның төре онытылган, чөнки кешеләр даруларга күбрәк ышанганнар. Ә бүгенге көндә хәтта консерватив табиблар да кайбер авыруларны сөлек салдырып дәвалауны кулай күрәләр.
2016 елның гыйнвар аеннан алып сәламәтләндерү үзәгендә сөлек салып дәвалауны гирудотерапевт Хөсәенова Елена Геннадьевна алып бара. Хәзерге вакытка кадәр 77 кеше сөлек салдырудан файдаланган(656 сөлек).Сөлек салдыру организмны чистартырга, кан тамырларын ныгытырга, иммунитетны күтәрергә, төрле авыртуларны басырга ярдәм итә.
Елена Геннадьевна урынында гына тормый. Күптән түгел ул Мәскәүдә гирудотерапевтларның Бөтендөнья конгрессында катнашты.