Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте урта гомуми белем бирү укучылары "Сәламәтлек өчен чүгәләгез" Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты яшьләр һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
Акцияне уздырырга бер атна кала волонтерлар, педагог-оештыручылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, физкультура укытучылары, педагог-психолог акцияне үткәрү схемасын, сәламәт яшәү рәвеше турында листовкалар, викторина сораулары, һәр яшь категориясе өчен чүгәләү нормативларын әзерләделәр. Бу көнне мәктәптә бәйрәм атмосферасы иде. Балларны исәпләү акциянең 30 җиңүчесен билгеләргә ярдәм итте. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.