Ачык ишекләр көне

2016 елның 11 ноябре, җомга

     Салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.

    Кабул итү 19 ноябрь көнне 10.00тән 15.00кә кадәр узачак. Чара кысаларында теләге булган һәркем физик затларның мөлкәтенә түләү, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе турында күбрәк мәгълүмат туплый ала.

     Салым хезмәте белгечләре милек салымнарын кем нинди срокларда түләргә тиешлеге, аерым бер муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар файдаланылуы турында тәфсилләп сөйләячәкләр, шулай ук гражданнарның салым түләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк.

    Теләгән кеше шунда ук "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" Россия Федераль салым хезмәте интернет-сервисында теркәлү уза ала. Үзегез белән шәхесне раслый торган документ һәм тору урыны буенча инспекциядән аерылып торган Россия ФНС инспекциясенә мөрәҗәгать иткәндә физик затның исәпкә басуы турындагы таныклык яки аның копиясе яки исәпкә басу турында хәбәр кәгазе булу мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International