10 ноябрь көнне "Богородский рай" сәламәтләндерү үзәге психологы Маргарита Матвеева чираттагы заезд тәмамлануга багышланган "Без чәй алдында күңелсезләнмибез" дигән чара уздырды. Анда район һәм Казан шәһәреннән килгән пенсионерлар катнашты.
Очрашуның максаты: чәй , самовар, рус чәй табынының гореф-гадәтләренең барлыкка килү тарихы белән таныштыру, башка халыклар мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт уяту.
Чараның башында чәйнең тарихы турында сөйләделәр, чәй турындагы әйтемнәр буенча конкурслар уздырылды. "Без барын да булдырабыз!" дигән конкурста пенсионерлар төрле җырлар җырладылар, биештеләр.
Барлык катнашучылар үзләренең авыруларын онытып рәхәтләнеп ял иттеләр. Ахырдан аларны чәй белән сыйладылар.