Кама Тамагы укучысы балалар иҗат эшләре VI Республика конкурсы җиңүчесе

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

     Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Светлана Кудрявцева  (җитәкчесе Наталья Оленина) "Кояш куяны - 2016" энергияне сак тоту темасы белән  балалар иҗат эшләре VI Республика конкурсында  1 урынны яулады.

     «Кояш куяны» конкурсы Халыкара энергияне сак тоту көненә багышланган. Әлеге дата ел саен 11 ноябрь көнне билгеләп үтелә.  Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең “Татэнергосбыт” АҖ  пресс-үзәгендә  үтте. Светланага мактау грамотасын “Татэнергосбыт” АҖ  директоры Р.Х.Сөләйманов тапшырды. Шулай ук ул электрон китапка да ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International