"Әтиләр советы" түгәрәк өстәл артында

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

    Шәхес тәрбияләүдә әтиләр роле турындагы мәсьәлә Рудник урта мәктәбендә  Әтиләр советы утырышында тикшерелде.

    Мәктәп директоры Румия Хафизова үз чыгышында бала тәрбияләү проблемасына басым ясап, Әтиләр советы бурычларын һәм максатларын билгеләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлүсә Хәсәнова катнашучыларны уку елына эш планы һәм әтиләр белән балалар катнашында үткәреләчәк чаралар белән таныштырды. Оештыручы-педагог Зөлфия Харисова  "Әйдәгез, үзебездән башлыйк" дип аталган тренинг үткәрде, бала тәрбияләүдә әтиләр роленә мисаллар китерде.

     Ата-аналар "Әти" дип аталган социаль видеоролик карадылар, ул бала тәрбияләү турында уйланырга мәҗбүр итте. Ата-аналар фикере буенча мондый очрашулар башкалардан үрнәк һәм тәҗрибә алу өчен бик кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International