Оешма, учреждение, бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыкларының чираттагы киңәшмәсен муниципаль район башлыгы Павел Лоханов алып барды.
Киңәшмә тиздән җитәчәк инвалидлар ункөнлегенә әзерлек темасы күтәрелде. Бу чорга планлаштырылган чаралар турында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина сөйләде. Ул асылда статистик мәгълүматлар китерде һәм 10-11 декабрьдә районда узачак акцияләр, спорт һәм мәдәни чаралар белән таныштырды.
Инвалидларга медицина хезмәте күрсәтү, аларны дарулар белән тәэмин итү, планлы кисәтү китшерүләре турында үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев сөйләде.
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева инвалидларны актив тормыш рәвешенә, спорт, мәдәни һәм иҗади чараларда, бәйгеләрдә һәм ярышларда катнашырга җәлеп итү буенча җәмгыять эшчәнлеге турында сөйләде.