Кама Тамагы муниципаль районы Тенеш штп Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Флагман” социаль мәктәп проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашалар.
Яшьләрнең волонтерлык программаларын үстерү Фонды, волонтерлык үзәкләре Ассоциациясе, Роспатриотцентр, “Укучылар Россия хәрәкәте”, “Мир” социаль проекты Үзәге - әлеге конкурсның оештыручылары.
Кама Тамагы укучылары зур әзерләнү эшен башкардылар, берничә сайлап алу этабын уздылар. Хәзерге вакытта катнашучылар өчен тавыш бирү бара. Рудник балалары проекты өчен тавышны киләсе ссылка аша бирә аласыз: https://vk.com/club129866026?z=video138374868_4562390..
Хөрмәтле каматамагылылар! Укучылар проекты өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз!