Республикада кайбер кешеләрнең үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, йортларга, фатирларга кереп йөрү очраклары теркәлгән. Алар, төрле сәбәпләр табып, кешеләрне пенсия тупланмаларын теге яки бу дәүләтнеке булмаган фондка күчерергә чакыра.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: фонд хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә, фатирларына йөрми, снилс номерын сорамый, пенсия тупланмаларын формалаштыру юлын сайлауда гражданнарны мәҗбүр итми.
Гражданнарны кабул итү пенсия фонды идарәсенең клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә һәм күчмә кабул итүдә гамәлгә куела. Клиентларга мобиль хезмәт күрсәтү өчен махсуслаштырылган автомобиль Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрәкәтләнү мөмкинлегеннән мәхрүм булганнар һәм шулай ук 80 яшькә җиткән гражданнар гаризасы буенча килә. Килү көне һәм вакыты алдан хәбәр ителә. Клиентларга мобиль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гариза бирүчегә килгәч, вазифасы күрсәтелгән, фоторәсеме урнаштырылган һәм мөһер сугылган таныклыгын күрсәтә.