15 ноябрь көнне Мордва Каратае авылында яшәүче Елантьева Зоя Михайловнага 95 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валетнина Лазарева котлады.
Зоя Михайловнага бик күп теләкләр әйтелде, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау сүзләре тапшырылды.