15 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов шәхси сораулар буенча традицион гражданнар җыелышын уздырды. Буген каматамагылылар Павел Николаевичка торак шартларын яхшырту һәм эшкә урнашуда ярдәм итүе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Павел Николаевич игътибар белән килгән кешеләрнең үтенечләрен һәм сорауларын тыңлады, аннан соң куелган бурычларны хәл итү өчен тиешле район хезмәтләренә йөкләмәләр бирде.
Район Башлыгының гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүе муниципаль хакимияткә барлыкка килгән социаль, икътисадый, хокукый проблемаларны оператив рәвештә чишергә ярдәм итә, ә халык, үз чиратында вакытында борчыган сорауларына җавап ала.
Исегезгә төшерәбез, сишәмбе Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләренең бердәм гражданнарны кабул итү көне булып тора.