16 ноябрь көнне муниципаль район Советының 11 утырышы булды. Депутатлар Кама Тамагы муниципаль районының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына социаль-икътисади үсешенә фаразларны һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына бюджет проектын тикшерде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә 2017 елга эшчәнлекнең аерым төрләренә берләштерелгән керемгә бердәм салым кертү мәсьәләсе дә каралды. Депутатлар Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты әзерләде,Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район иҗтимагый Советына кагылышлы мәсьәлә күтәрелде.
Сессиядә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы һәм МР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручыга йөкләү, шулай ук Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турындагы мәсьәләләр тикшерелде.