Район Башлыгы авыл хуҗалыгы сораулары буенча киңәшмә уздырды

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

16 ноябрь  көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислеге астында видеоконференция режимында  киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә сүз 10 айга сөт җитештерү буенча инвестицион компанияләрнең эш нәтиҗәләре турында да алып барылды. Терлекчелекнең торышы турында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

Видеоконференция тәмамланганнан соң Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов авыл хуҗалыгы сораулары буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Сүз терлек рационын төзү турында барды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башлыгы бөтен җитәкчеләрнең игътибарларын терчекчеләрнең эш хакына юнәлтергә чакырды, чөнки кеше факторы эш нәтиҗәләренә зур йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International