Район хуҗалыкларында конкурс булып узды

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

   17 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча комиссион конкурс – тикшерү булып узды.

   Кыр эшләреннән бушаган техниканың сакланышын тәэмин итүне, вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куюны , аларны 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне тикшерү  - чараның максаты иде. Конкурс барышында  район хуҗалыкларында комиссия машина-трактор паркы территориясенең торышы, авыл хуҗалыгы техникасының саклауга куелуы, көзге-кышкы чорда  техниканы ремонтлау участоклараның әзерлеге , шулай ук ремонтны башкаручы хезмәткәрләрнең хезмәт хакына игътибарын юнәлтте.

   Кабул итү буенча  призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын  - “Кама Тамагы”  АХП - 112,1 балл;

2 урын – “Олы Кариле”  ААҖ - 99 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International