18 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

   Хөрмәтле каматамагылылар! Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 18 ноябрендә  10.00 сәгатьтә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү  көне  кысаларында,  Кама Тамагы муниципаль районы Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә  аерым төркемгә кергән затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Аларга түбәндәге затлар керә:

- ятим балалар;

- ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар;

- шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар;

- уллыкка алучылар;

- инвалид балалар;

- аларның законлы вәкилләре.

   Бу чарада эчке эшләр органнары вәкилләре, суд приставлары, халыкны социаль яклау хезмәтләре, мәгариф органнары, шулай ук адвокат һәм нотариус катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International