Кама Тамагы районында террорлык актын булдырмый калу өчен өйрәнүләр булып узды.
Полиция хезмәткәрләре халык күп була торган объектта практик гамәлләр башкарды. Сәгать 13.00дә РУЭС бинасына "террорчылар төркеме үтеп керде". Учреждениены камап алу имитациясе оештырылды. Мәсьәләне хәл итүдә полиция бүлегенең барлык шәхси составы, МЧС, ПСЧ хезмәткәрләре, үзәк район хастаханәсе, хәрби комиссариат, суд приставлары хезмәте катнашты. Эшче төркем гаржданнарны эвакуацияләде, объект янәшәсендәге юл хәрәкәтен япты. Төп максатлары - шартлы террорчыларны кулга алу.
Көч структураларының куелган бурычны ни дәрәҗәдә һөнәри үтәвенә ТР ФСБ һәм ЭЭМ белгечләре бәя бирде. Районның барлык хезмәтләре эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде.